Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 32 яшьлек ир-ат законсыз рәвештә агач кискәне өчен суд каршына басачак

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган һәм урман фондына китерелгән 95 мең сумнан артык зыянны каплаган.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителмәгән 32 яшьлек ир кешегә карата гаепләү карарын раслаган. Ул РФ Җинаять Кодексының 260 маддәсе 2нче бүлеге, «г» пунктында каралган (законсыз урман кисү, әгәр бу гамәлләр зур күләмдә эшләнгән булса) җинаять кылуда гаепләнә.

Тикшерү материаллары буенча, 2022 елның 6 ноябрендә гаепләнүче Кукмара районының Салкын Чишмә авылыннан ерак түгел «Саба урманчылыгы» ДКУ Кукмара участок урманчылыгының 198нче урман таксация бүлегенең 15нче кварталында ике чыршыны законсыз кисеп алган.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган һәм урман фондына китерелгән 95 мең сумнан артык зыянны каплаган.

Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев