Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районындагы XVIII гасыр тарихи мәчетен төзекләндерергә җыеналар

Мәчкәрә авылындагы мәчет татар мәдәнияте архитектурасы һәйкәле булып тора.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәлен — Татарстан Республикасы Кукмара районы Мәчкәрә авылының XVII гасырда салынган борынгы тарихи мәчетен реставрацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Әлеге мәчет татар мәдәнияте архитектурасы һәйкәле булып тора. Мөфти Мәчкәрә мәчетен төзекләндерү планын хуплады, шулай ук реставрация проекты буенча теләкләрен әйтте, тарихи объектны яңадан торгызу әһәмиятен билгеләде. Бу турыда Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Мәчкәрә авылы Җәмигъ мәчете 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешев акчасына төзелгән. Мәчет каршында мәдрәсә булган, анда төрле елларда Казан, Уфа һәм Нократ губерналарының күп кенә мөселман руханилары дини белем алган.

Мәдрәсәдә укучылар арасында Габденнасыйр Курсави — күренекле акыл иясе һәм ислам реформаторы да бар.

Кукмара районы мөхтәсибе ел саен әлеге авылдан чыккан күренекле кешеләр истәлегенә багышлап Мәчкәрә укулары үткәрә, диелә хәбәрдә.

фото: dumrt.ru, https://rama909.livejournal.com/7352288.html

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев