Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче бер ир-ат танышының башына шешә белән суккан өчен суд каршына басачак

Зыян күрүче сәламәтлеккә җиңел зыян китергән тән җәрәхәтләре ала.

Кукмара районы прокуратурасы Иске Юмья авылында яшәүче 54 яшьлек ир кешегә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 115 маддәсе, 2 өлеше, “в” пунктында каралган (аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян китерү) җинаять кылуда гаепләнә.

Сорау алу версиясе буенча, 2021 елның 12 июлендә ул Иске Юмья авылында яшәүче иптәше белән бергә спиртлы эчемлекләр кулланган. Өстәл артында утырганда ир-атлар арасында ызгыш чыга, хөкем ителүче иптәшенең башына пыяла шешә белән суга. Нәтиҗәдә, зыян күрүче сәламәтлеккә җиңел зыян китергән тән җәрәхәтләре ала.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше асылда карау өчен җәмәгать судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев