Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында биш кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 57 250 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 1 241 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан. 18 яшькә кадәрге балалар – 216 кеше. 230 кеше дәваханәгә салынган, 1 011 кеше өйләрендә дәвалана.

Иң күп авыру очраклары Казанда теркәлгән, анда 630 кеше ковид йоктырган. Чаллыда шундый 178 очрак теркәлгән. Районнарда иң күп авыручылар Зәй (82), Алабуга (50), Алексеевск (44), Яшел Үзән (33), Актаныш (30), Түбән Кама һәм Апаста (29ар очрак) расланган. Кукмара районында биш кешедә коронавирус очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 57 250 очрагы теркәлгән, 40 459 кеше терелгән, шул исәптән 134 - узган тәүлектә.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk