Кукмара районының Югары Комар авылында яшәүче Валентина Искендерова: Фабрика минем икенче өем шикелле
«Апабыз көнгә ике тапкыр урамга чыгып, саф һава сулап керә, бәрәңге бакчаларын карап йөри, үз фикерләрен әйтә, „штаттан тыш“ агроном ул безнең», — дип елмая энесе Юрий Исынбаев.
Фабрика минем икенче өем шикелле. Районыбызның Югары Комар авылында яшәүче Валентина Искендерова әнә шулай ди. Ул озак еллар Кукмара киез итек-киез комбинатында итек басучы булып эшләгән. Никадәр авыр, рух ныклыгы таләп итүче хезмәт булса да, ул әле дә фабрикада эшләгән елларын сагынып искә ала.
Валентина Искендерованың кичә туган көне иде, ә ул үзе ике ай элек, 23 сентябрьдә туа. Балачагы, яшьлеге башка бик күп чордашлары шикелле үк ачлык, ялангачлыкта үтә аның. Ә инде итек баса башлагач, цехтагы буяу исенең зәһәрлеген әйтеп тә торасы юк.
«Апабыз көнгә ике тапкыр урамга чыгып, саф һава сулап керә, бәрәңге бакчаларын карап йөри, үз фикерләрен әйтә, „штаттан тыш“ агроном ул безнең, — дип елмая энесе Юрий Исынбаев. — Сәламәтлеген дә саклый, моңа кадәр күзлексез газета укый иде. Соңгы вакытта гына кулына газета алганы күренми».

Юбилярны 90 яше белән котларга район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Кукмара киез итек-киез комбинатының кадрлар бүлеге җитәкчесе Ирина Кисиль, Урта Комар авыл җирлеге башлыгы Сергей Федоровлар килде. Валентина Искендеровага район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев