Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган Айнур Шәрәфиев турында әнисе: «Ул сабыр, аралашучан, ярдәмчел иде»

Әти-әни өчен бала хәсрәте — соңгы көнгә кадәр йөрәктәге мәңге төзәлми торган яра.

«Бар да яхшы булыр, мин кайтам», — дип юлга кузгалган 32 яшьлек Айнурның вафатына ун ай вакыт үтеп киткән. Салкын туфрак суыта, дияргә генә ансат шул. Әти-әни өчен бала хәсрәте — соңгы көнгә кадәр йөрәктәге мәңге төзәлми торган яра. 

«Авылыбыз зираты бакча артында гына. Анда чыксаң, күз үзеннән-үзе шул якка, Айнурыбыз каберенә төшә. Бик сагынабыз, юксынабыз үзен. Арабызда юклыгына күңелнең һич ышанасы, дөреслекне кабул итәсе килми. Яллар җитсә, гаиләсе белән шау-гөр килеп, Казаннан кайтып җитәрләр кебек. Шулкадәр сабыр, аралашучан, ярдәмчел, тырыш булды, таякның юан башы үзенә „төшсә“ дә, башкаларга авырлык китермәде, йөзеннән беркайчан елмаю китмәде. Хәтта ачулана башласам да, минем сүзләрне уенга борып җибәрә дә, аннары икәүләп көлешә идек», — дип өзгәләнә Геройның әнисе Сәкинә ханым.

Айнур Пычак урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Аннары армиягә китеп, Кизнерда хәрби хезмәт уза. 2015 елда районыбызның Иске Йорт авылы кызы Гөлчәчәк белән тормыш корып, башкалада төпләнәләр, кыз һәм ул үстерәләр. Ике якны да тигез күреп, булышып, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшиләр. Мобилизация башланганда, гаилә башлыгы «Казаньоргсинтез» заводында эшли торган була.

«Узган елның 26 сентябрендә аңа повестка бирәләр. Телефоннан шалтыратып сөйләшкәндә: „Әни, бармыйча ярамый“, — диде. Улыбызның сүзләре аяз көнне яшен суккандай булды, үзенә сиздермәскә тырышсак та, әлеге хәбәрне бик авыр кабул иттек. Алар өйрәнүләрне бер ай дәвамында „Казан Экспо“ үзәгендә үтте. Айнурны регулировщик итеп билгеләгәннәр иде. Ул чагында янына барып йөрдек, аралашып та тордык. 24 октябрьдә инде аларны махсус хәрби операция зонасына алып киттеләр. Поездда барганда да сөйләштек әле. Соңгысында: „Безнең телефоннарны җыеп алдылар. Хәбәргә чыга алмасам — борчылмагыз“, — диде. Шуннан соң ике арада элемтә өзелде. Мөгаен, алгы сызыкка кергәннәрдер. 17 ноябрь көнне Сватово янында бик каты атышлар була. Шунда хәрби бурычын үтәгәндә Айнурыбыз мәңгелеккә күзләрен йома. Мина кыйпылчыгы аның эч өлешенә тия, кан күп югалта, яралары, кызганыч, исән калырлык булмый», — ди әнисе.

Улларының үлеме турындагы хәбәрне Сәкинә апа белән Сәлмән абыйга киленнәре Гөлчәчәк шалтыратып әйтә. 

«Ике сабые бәхетенә булса да исән кала алмады шул. Көн тудымы: „Без күрәсен кеше күрмәс дип, Ходайдан сабырлык сорыйбыз“. Урыны җәннәт түрләрендә була күрсен!» — ди алар.

Айнурның бертуган энекәше Илнур исемле. Ул — хәзерге вакытта әти-әнисе өчен төп терәк, таяныч.

«Абый белән яшь арабыз биш яшь иде. Махсус хәрби операциягә киткәнче дә көн саен телефоннан сөйләшеп, хәлләрне белешеп тордык. Өйрәнүләр вакытында да шалтырата иде. Бер дә зарланмады. Хәзер дә хәбәргә чыгар я язып җибәрер дә үзе белән бар да яхшы булуын әйтер шикелле. Әмма юк шул инде ул. Аның канаты астында миңа бик рәхәт булды. Өебезне тулыландырып торырга, киңәшләрен бирергә, бергәләп бакчада эшләргә, әти-әнигә булышырга да абый җитми», — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар

2Vtzqwjx4V6