Кукмара районында хәрбине соңгы юлга озаттылар
Матәм митингы Күкшел авылы мәдәният йортында узды.
Бүген Кукмара районында махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган гвардия сержанты Рөстәм Обидовны соңгы юлга озаттылар. Герой белән саубуллашу Күкшел авылы мәдәният йортында узды. Хәрбине соңгы юлга озатырга якыннары, туганнары, авылдашлары, районның оешма вәкилләре килгән иде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин үзенең кайгы уртаклашу сүзләрен ирештерде.
«Рөстәмнең якыннарының авыр кайгы-хәсрәтен җиңеләйтү өчен сүзләр табып булмый. Ул — илдәге тынычлык өчен көрәшкән Герой. Хәрбинең исеме мәңге яшәр», — диде ул.
Матәм митингында «Кукмара сугышчан кардәшлек» оешмасы җитәкчесенә дә сүз бирелде.
«Бүген кайгылы көн. Без Геройны соңгы юлга озатабыз. Рөстәм — башкаларның гомере өчен үзен кызганмаган батыр йөрәкле егет. Ул мәңге безнең күңелләрдә сакланыр», — дип, Радик Габдрахманов кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев