Кукмара районында хәрбине соңгы юлга озаттылар
Матәм чарасында җитәкчеләр, «Сугышчан кардәшлек» вәкилләре, дин әһелләре, райондашлар катнашты.
Кукмара районында махсус хәрби операция зонасында гомере өзелгән гвардия рядовое Ильяс Митинны соңгы юлга озаттылар. Ул 2024 елның 21 апрелендә хәрби бурыч үтәгән вакытта һәлак була. Матәм чарасында җитәкчеләр, «Сугышчан кардәшлек» вәкилләре, дин әһелләре, райондашлар катнашты.
«Без илебезне саклаганда һәлак булган хәрбине соңгы юлга озатырга җыелдык. Авырлыкларга карамастан, ул чын патриот буларак, үзенең гомерен Ватан иминлегенә багышлаган егет. Урыны оҗмахта булсын», — диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.
Хәрбине бер минут тынлык белән искә алдылар. Ул мөселман зиратында җирләнде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Ильяс Митин һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев