Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында хәрбине соңгы юлга озаттылар

Герой белән саубуллашырга туганнары, якыннары, авылдашлары килгән иде.

Бүген Кукмара районының Иске Юмья авылында мотоукчылар взводы командиры, лейтенант Владимир Кирилловны соңгы юлга озаттылар. Ул махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак була. 

Кукмара районында хәрбине соңгы юлга озаттылар

Герой белән саубуллашырга туганнары, якыннары, авылдашлары килгән иде. Матәм митингында ТР Премьер-министры урынбасары — республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм район башлыгы Сергей Димитриев катнашты. 

Кукмара районында хәрбине соңгы юлга озаттылар

«Республика Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән авыр кайгыгызны уртаклашам. Алга таба хәрбинең гаиләсенә кирәкле ярдәмне күрсәтербез. Урыны оҗмахта булсын!» – диде Марат Җаббаров. 

Кукмара районында хәрбине соңгы юлга озаттылар

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән махсус хәрби операция зонасында хәрби бурыч үтәгән вакытта күрсәткән батырлыгы өчен Владимир Кириллов һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. 

Кукмара районында хәрбине соңгы юлга озаттылар

Герой белән саубуллашырга килүчеләргә Ош. Юмья авыл җирлеге башлыгы Станислав Тимофеев мөрәҗәгать итте.

«Сезнең хәсрәтне бернинди юату сүзләре дә киметә алмый. Владимир җаваплы, намуслы, үз сүзендә тора торган кеше иде. Махсус хәрби операциягә китәр алдыннан да без аның белән сөйләштек. Ул: „Мин анда күбрәк файда китерәчәкмен. Дусларым да махсус хәрби операция зонасында“, — диде. Үз сүзендә торды. 2023 елның апрелендә ул үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте, бер елдан соң хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булды», — дип сөйләде Станислав Тимофеев.

фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев