Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчеләргә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча федераль чаралар турында сөйләделәр

Программа буенча быел районда өч яшь гаилә федераль һәм республика бюджетларыннан кире кайтарылмый торган социаль түләү алачак.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча федераль чаралар нидән гыйбарәт? 

Бу хакта безгә район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Вәлиев менә ниләр сөйләде: 

«Республикада “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы уңышлы гына эшләп килә. Ул республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы аша тормышка ашырыла. Аның төп асылы торак бәясенең 35 проценты күләмендә (баласы булганнарга) һәм 30 проценты күләмендә (баласызларга) кире кайтарылмый торган дәүләт субсидиясе бирелүдән гыйбарәт. Компенсацияне алу өчен торакка мохтаҗ булган барлык яшь гаиләләр дә гариза бирә ала. Әлеге акчаларны яңа йорт яисә фатир, икенчел торак алу, йорт төзү яисә исәпкә басканнан соң ипотеканы каплау өчен файдаланырга мөмкин». 

«2020-2025 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашу өчен берничә шарт үтәлергә тиеш. Болар:

- ир яки хатынның, яисә тулы булмаган гаиләдә бер ата-ананың 35 яшькә кадәр булуы;

- гаиләнең яшәү урыны буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылуы, ягъни бер кешегә туры килгән торак мәйданының 18 квадрат метрдан артмавы; 

- ир белән хатынның түләргә мөмкинлеге (банктан алдан расланган кредит турында белешмә, торак бәясенең 10 проценты күләмендә үз акчалары) булу мөһим.

Әлеге шартлар үтәлә икән, яшь гаилә тору урыны буенча район Башкарма комитетына килә, һәм аларны исәпкә куялар. Махсус торак-көнкүреш комиссиясе тикшерү үткәрә, гаиләнең программада катнашырга хокукы булу-булмау турында күрсәтмә бирә. Нәтиҗә уңай булган очракта килешү төзелә, исемлекләр раслана. Шуны да билгеләп үтим: сертификатны Кукмарада гына түгел, ә республиканың башка шәһәр-районнарында да торак шартларын яхшырту өчен файдаланырга мөмкин. 

Программа буенча быел районда өч яшь гаилә федераль һәм республика бюджетларыннан кире кайтарылмый торган социаль түләү алачак. Өч кешелек ике гаиләнең субсидиясе - 787 мең 506, ә дүрт кешелек бер гаиләнеке 1 миллион 50 мең 8 сумны тәшкил итә. 

Тулырак мәгълүмат өчен безнең адрес: район Башкарма комитеты бинасы, 207нче кабинет (Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе). Белешмәләр өчен телефон: 4-01-20.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk