Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы халкына мохтаҗ гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен бирелә торган бердәм пособие турында сөйләделәр

Бердәм пособие кемгә тиеш, аны билгеләү шартлары һәм күләме, бу хакта әлеге материалда укыгыз.

2023 елдан мохтаҗ гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен норматив-хокукый актларга үзгәрешләр: бердәм пособие  түләү кертелде. Шулай итеп, гаиләләргә ярдәм чаралары йөклелек вакытыннан башлана һәм бала 17 яшькә җиткәнчегә кадәр дәвам итә торган бербөтен системасы төзелә. Бу хакта Росссия социаль фондының Кукмара районы клиентларны кабул итү бүлеге җитәкчесе Марсель Төхвәтуллин сөйләде.

Бердәм пособие 2023 елга кадәр гамәлдә булган 6 ярдәм чарасын берләштерә

  • Йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга айлык пособие;
  • Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек очрагында һәм бала табуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга бала  карау буенча пособие; 
  • Беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә балага  3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү;
  • 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү;
  • 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләү;
  • Икенче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә аңа 3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү (ана капиталы акчасы исәбеннән федераль һәм региональ бюджет акчаларын җәлеп итмичә бирелә).

 

Бердәм пособиегә кем мөрәҗәгать итә ала?

Пособие  гаиләдә җан башына керем Россия Федерациясе субъектында яшәү урыны буенча билгеләнгән   яшәү минимумыннан түбән булган йөкле хатын-кызларга һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган  гаиләләргә билгеләнә. 2023 елда яшәү минимумының бер кешегә исәпләнгән  күләме 12219 сумны тәшкил итә.
 

Бердәм пособие билгеләү шартлары

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүне билгеләү шартлары тулысынча диярлек кабатлана. Бердәм пособиегә хокукны билгеләгәндә, мохтаҗлыкны комплекслы адреслы бәяләү үткәрелә. Гамәлдәге һәм күчемсез мөлкәт, кертемнәрдән керемнәр, шулай ук бердәм пособиегә хокукы булган затның һәм аның гаиләсенең хезмәткә сәләтле әгъзаларының керемнәре булмау сәбәпләре исәпкә алына. Керемнәр булмаган очракта, «нуль керем» кагыйдәсе кулланыла.
 

Ярдәм күләме

Айлык түләүнең база күләме Татарстан Республикасында балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын - 5926 сум тәшкил итә  (Татарстан Республикасында балалар өчен яшәү минимумы күләме 11852 сум). 

Әгәр балалар өчен яшәү минимумының 50 процент  күләмендә айлык түләү исәпләгәндә, гаиләнең җан башына гомуми уртача кереме бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса, түләү күләме 75 процентка кадәр арттырылачак. Бу очракта сумма 8889 сумны тәшкил итә.
Гаиләдә җан башына 75 процент күләмендә айлык түләү исәпләгәндә, керем Татарстан Республикасында бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса, балалар өчен айлык түләү бер яшәү минимумы күләмендә (11852 сум) билгеләнә.

17 яшькә кадәрге балалары булган гражданнарга бердәм пособие 1 елга билгеләнә.
Йөкле хатын-кызлар өчен шул ук 50-75-100 процент градация каралган, әмма күләме төбәктәге хезмәткә яраклы гражданнар өчен кабул ителгән яшәү хакыннан исәпләнә (бу - 13319 сум).
 
 

Ана капиталыннан түләүләр

Түләү бердәм шартларда, бер гариза буенча, һәр балага, бер кешегә  керем 2 яшәү минимумыннан түбәнрәк булган очракта – гамәлдәге һәм күчемсез мөлкәтне бәяләмичә бирелә. Түләү күләме - балага аена бер яшәү минимумы.

 

Бердәм пособиенең өстенлекләре

Бердәм пособие кертү белән балалы мохтаҗ гаиләләргә йөклелекнең иртә срогыннан башлап  балага 17 яшь тулганчы бердәм адреслы ярдәм күрсәтү оештырылачак.

Йөкле булган хатын-кызлар өчен пособие күләме арта. Элек ул эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының – 50 процентын, ә хәзер пособие билгеләүнең бердәм кагыйдәләре ярдәмендә түләү күләме 50, 75 яки яшәү минимумының 100 процентын тәшкил итә. 3 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр берьюлы 2 түләү алырга мөмкин: бюджеттан бердәм пособие дә, ана капиталыннан түләү дә.
 
 

Түләүләрне алучылар өчен күчеш нигезләмәләре

Булган түләүләрдән балалар өчен бердәм пособиеләргә күчүне тәэмин итү өчен, гаилә инде билгеләнгән түләүләрне ала, яки бала 2022 ел ахырына кадәр туган очракта, саклану кагыйдәсе каралган. Беренче балалары булган гаиләләр түләүләрне балага 3 яшь тулганчы иске шартларда алачак.  Мондый гаиләләр шулай ук бердәм пособиегә күчү хокукына ия.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев