Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы прокуратурасы фермер хуҗалыгы эшендә хезмәт хакы турындагы закон бозуларны ачыклады

Тикшерү нәтиҗәләре буенча фермер адресына хокук бозуларны бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирелде.

Кукмара районы прокуратурасы профильле белгечләрне җәлеп итеп, фермер хуҗалыгында хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде.

Хезмәт законнарына һәм коллектив килешүенә каршы килеп, фермер эшчеләренең берсенә хезмәт хакын вакытында түләмәгәнлеге ачыкланган. Элегрәк тә әлеге предприятие эшендә хезмәт законнарын бозулар ачыкланган, моның өчен аның җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча фермер адресына хокук бозуларны бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирелде. Моннан тыш, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгына карата кабат хезмәт законнарын бозу турында административ эш кузгатылды.

Аңа 20 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

Прокуратура тикшерүеннән соң хокук бозулар бетерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев