Сайлаулар штат режимында уза, сайлаучылар илнең киләчәге өчен үз тавышларын бирә.
Бүген район башлыгы Сергей Димитриев тормыш иптәше һәм өч баласы белән «Йолдызлык» балалар бакчасында урнашкан 1671нче сайлау участогына тавыш бирергә килде.

Сергей Димитриев комиссия вәкилләреннән сайлауның ничек узуы белән кызыксынды.
«Сайлаулар штат режимында уза, сайлаучылар актив. Күп кеше гаиләсе белән килә, фотоларга төшә», — диде сайлау участогы рәисе Зөһрә Зинәтуллина.
Район башлыгы һәм аның тормыш иптәше үз тавышларын биргәч, беләзекләр белән гаилә фотосы ясадылар.

«Сайлау участогына килеп тавыш бирү — Россия Федерациясендә яшәүче һәркемнең гражданлык бурычы. Без үзебезнең киләчәкне сайлыйбыз. Беркем дә читтә калырга тиеш түгел», — диде Сергей Димитриев.
фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Хезмәт даны»
Нет комментариев