Турнир сәясәтче, эшкуар һәм һөнәри спортчылар катнашында узды.
Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә сәясәтчеләр, эшкуарлар һәм һөнәри спортчылар катнашында өстәл теннисы буенча «Кичке Лига» турниры узды.
Уеннар парлы разрядта үтте. Һәр парда Форумның бер кунагы һәм Россиядән бер һөнәри спортчы иде.
Турнирда Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. Ул 4нче урынны алды.
Чара «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумында спорт программасының бер өлеше булды.
Нет комментариев