Быел эксперт комиссиясе сайлап алуны уңышлы узган 49 проектны хуплады.
Казанда «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Быел эксперт комиссиясе сайлап алуны уңышлы узган 49 проектны хуплады.
Җиңүчеләр арасында Кукмара район Мәдәният йортының «Кукмара итекләре» проекты да бар. Тантанада район Мәдәният йорты директоры Айгөл Сафина катнашты. Әлеге проект шәһәрнең ишегаллары һәм җәмәгать урыннарында гамәлгә ашырылaчак.
«Күрше» фестиваленең чаралары Татарстанда «Татарстанда кыш» проекты рамкасында үтәчәк.
Фото: район Мәдәният йорты
Нет комментариев