Кукмара мәдрәсәсендә район күләмендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә
Соңгы яңалыклар

Кукмара мәдрәсәсендә район күләмендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә

Анда барлык теләүчеләр – балалар да, олылар да катнаша ала

30 март, шимбә көнне Кукмара мәдрәсәсе бинасында район күләмендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә.

Анда барлык теләүчеләр – балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән). Катнашучылар яше буенча берничә төркемгә бүленәчәк. Бәйгедә түбәндәге номинацияләр билгеләнә: 

1. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү (балалар өчен);

2. Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү (“Фил”дән  “Нәс”кә кадәр);

3. Коръәннең ахыргы 20 сүрәсен яттан белү (“Әддухә”дән  “Нәс”кә кадәр);

4. “Йәсин” һәм “Тәбәрак” сүрәләрен яттан белү.

10, 20 сүрә, шулай ук “Йәсин” һәм “Тәбәрак” сүрәләре төркемнәрендә  олылар да, балалар да  катнаша  ала. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар  аерым  ярышачак. 1-3нче урын алучыларга бүләкләр тапшырыла.

Башлана 8 сәгать 30 минутта.

0+
 

фото: Татар-информ


Нет комментариев