Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара егете үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте өчен суд каршына басачак

Егет үз гаебен таныды.

Кукмара районы прокуратурасы 18 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул автомобиль белән идарә иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 24 июнендә иртән гаепләнүче, Киа Рио автомобиле белән Кукмара шәһәренең Салих Сәйдәшев һәм Планетарная урамнары киселешендә ВАЗ-21150 автомобиленә юл бирми һәм аңа бәрелә.

Авария нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләрдән ВАЗ-21150 автомобиле йөртүчесе урында ук вафат була.

Егет үз гаебен таныды.

Җинаять эше район судына карау өчен җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев