Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара балалар музыка мәктәбендә «Җиңүгә ышанабыз» дип исемләнгән хәйрия концерты узды

Чара махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташ ир-егетләргә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды.

Кукмара балалар музыка мәктәбендә хәйрия концерты оештырылды. 

Концерт программасында укучылар һәм укытучылар әзерләгән музыкаль номерлар, вокаль һәм инструменталь чыгышлар яңгырады. Сәхнәдән яңгыраган һәр көй, һәр җыр тамашачыларның күңелендә ватанпәрвәрлек, бердәмлек һәм якыннарыбыз өчен горурлык хисләре уятты.

Чара барышында кунаклар махсус «Яхшылык кәрзине»нә акчалар салды. Тупланган акчалар махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә кирәк-яраклар сатып алу өчен тотылачак.

— Балалар да, укытучылар да әлеге изге эштә катнашулары белән горурлана. Кечкенә генә өлеш тә хәрбиләргә көч, рухи терәк бирә, — дип билгеләп үттеләр оештыручылар.

«Җиңүгә ышанабыз» хәйрия концерты тагын бер кат район халкының бердәм, битараф булмавын, ил язмышына, хәрбиләрнең хәленә игътибарлы икәнен күрсәтте. Бергә булганда гына без авырлыкларны җиңә алабыз.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев