Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Конституциядәге үзгәрешләрне волонтерлар аңлатачак

Республиканың сигез шәһәрендә буклетлар, листовкалар һәм брошюралар куелган махсус нокталар булдырылачак.

Волонтерлар республика халкына илнең төп документында булачак үзгәрешләр турында сөйләячәк. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы утырышында проектны тормышка ашыру планы турында фикер алыштылар, дип яза «Татар-информ».

«Конституция волонтерлары» проекты Россиянең төп законына кертелә торган үзгәрешләр турында халыкка мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән. Яз көне республикада, башка төбәкләрдәге кебек үк, аңлату чаралары узачак. Аларны «Конституция волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый корпусы штабы оештыра.

Проект кысаларында Татарстандагы күп функцияле үзәкләрдә, мәдәният йортларында, сәүдә үзәкләрендә 30дан артык мәгълүмат ноктасы урнаштырылачак. Волонтерларның сменалар графигы халык активлыгына бәйле рәвештә төзеләчәк. Мәсәлән, зур сәүдә үзәкләрендә көненә берничә смена оештырыла. Төп чараларны республиканың сигез шәһәрендә: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә үткәрергә планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, 22 апрельдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча бөтен халык тавыш бирүе узачак.
 

фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев