Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Китапта - районыбыз географиясе

Районыбызда киң җәмәгатьчелеккә күрсәтергә лаеклы, шул ук вакытта саклауга мохтаҗ истәлекле урыннар, тарихи һәм мәдәни байлыгыбыз бик күп. Шуңа карамастан чит илләр мәдәнияте, табигате белән кызыксынучылар саны арта бара.

Үзенең калын урманнары, саф чиста сулы чишмәләре, яшел болыннары, яхшы һәм тырыш кешеләре белән дан тота безнең Кукмара. Районыбызда киң җәмәгатьчелеккә күрсәтергә лаеклы, шул ук вакытта саклауга мохтаҗ истәлекле урыннар, тарихи һәм мәдәни байлыгыбыз бик күп. Шуңа карамастан чит илләр мәдәнияте, табигате белән кызыксынучылар саны арта бара. Шундый заманда да укучыларын туган якның матурлыгын күрергә, яратырга өйрәтүне, халкыбызның үткәнен белергә омтылу тәрбияләүне төп бурыч итеп куйган укытучыларыбыз бар. Шуларның берсе – Кукмара 4нче урта мәктәбенең югары категорияле география укытучысы Марат Мөхәммәтов.

Марат Ринат улы 1991 елдан бирле биредә хезмәт куя. Укучылары мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән конкурсларда, олимпиадаларда яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Бүгенге көндә районыбыз мәктәпләрендә бердәнбер сакланып калган география мәйданчыгының эшләве дә – аның хезмәт нәтиҗәсе. Мәйданчыкта укучылар 6нчы сыйныфтан ук метеорологик күзәтүләр алып баралар. Берничә ел буе тупланган мәгълүматны анализлап, үз күзәтүләре белән чагыштырып, алар Кукмара районында көтелгән һава үзгәрешләрен фаразлыйлар, башка төбәкләрдә, материклардагы һава торышы белән чагыштыралар.

Август аенда Марат Мөхәммәтов тарафыннан рус телендә “Кукмара районы географиясе” дигән укыту кулланмасы нәшер ителде. Ул – икенче басма. Беренчесе 1996 елда Ринат, Марат һәм Айрат Мөхәммәтовлар авторлыгында язылган. Үз вакытында ул Татарстанда туган якны өйрәнү буенча беренче укыту кулланмасы иде. Икенче китап исә эчтәлеге буенча беренче басмага караганда тулырак, анда бирелгән мәгълүматлар да яңартылган. Шулай ук этнография, икътисад өлкәсенә караган һәм архив материаллары белән баетылган. Кулланма урта мәктәпнең 8-9 сыйныф укучылары өчен, география, тарих дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә файдалануны күздә тотып төзелгән. Укыту әсбабының фәнни редакторы Казан федераль университетының география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор Илгизәр Гайсин булуы да әлеге китапка югары бәя бирә. Анда районыбызның географик үзенчәлекләре, табигате, файдалы казылмалары, рельефы, климаты, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында бай мәгълүмат бирелгән. Кулланманың төсле фотолар һәм схемалар, тарихи фотолар белән бизәлгән, уңайлы форматта булуы укучыларның кызыксынуын арттырыр, студентлар һәм фәнни хезмәткәрләр өчен дә файдалы булыр дип көтелә.

Рәмзия ЗӘКИЕВА, Кукмара 4нче урта мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев