Ир кеше үзенең гаебен тулысынча таныды.
Кукмара районы прокуратурасы Киров өлкәсендә яшәүче 35 яшьлек кешегә карарата ачылган җинаять эшендә гаепләнүне раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 139нчы маддәсе, 1нче өлеше буенча (чит кеше йортына законсыз керү) гаепләнә.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, 2023 елның 16 октябренә каршы төндә, гаепләнүче Манзарас авылы кешесенең өенә законсыз рәвештә кергән, шуның белән аның конституцион хокукын бозган.
Ир кеше үзенең гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше җәмәгать судына җибәрелде.
Нет комментариев