Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына ташламалы бәядән язылырга була

Кибеттә бәяләр күтәрелә, ә бездә - төшә!

14 апрельгә кадәр язылу декадасы бара. Бу көннәрдә «Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына 2022 елның икенче яртыеллыгына ташламалы бәядән язылып була. 780 сум урынына 723,30 сумга язылырга мөмкин.

Шулай ук, «Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына язылучылар арасында «Тәрәзә юа кызлар» акциясе бара. 

Аның шартлары бик гади: бары тик быелның икенче яртыеллыгы өчен (июль-декабрь айларына) «Хезмәт даны» яки «Трудовая слава» газеталарына язылырга гына кирәк. Ә әлеге акциядә җиңүчебезгә без, редакция кызлары, бүләк ясарга булдык: язгы матур бер көндә шул кешенең өенә яки фатирына барып, тәрәзәләрне юып бирәбез. Әлбәттә, иләк-чиләк, чүпрәк-чапрак, көнкүреш химия товарлары һәм яхшы кәеф, уен-көлке бездән булачак.  

Газета укучыларыбыз арасында: «Кара, тапканнар уйнатыр нәрсә, тәрәзәне мин аны үзем дә юам бит», - дип борын җыеручылар да булыр. Алай дип уйлый күрмәгез: бер очрашу – үзе бер гомер, диләр бит. Әйдәгез, подписканы рәсмиләштереп, квитанцияне безгә алып килеп яки күчермәсен хат, электрон адрес, ватсап аша  җибәрик тә күңелле нәтиҗә көтик. 

Безне кунакка көтүченең исемен без 25 апрельдә ачыклаячакбыз. 

Шуны да искәртеп үтәбез: быел да апрель, май, июнь айларында киләсе яртыеллык өчен  газетабызга язылучылар арасында акцияләр үткәрәчәкбез. Апрель аенда газетабызга язылучылар – аларның өчесендә дә, май аенда язылучылар – икесендә, июньдә подписка рәсмиләштерүчеләр иң соңгысында катнаша ала. Димәк, газетабызга иртәрәк язылсагыз, бүләк оту мөмкинлеге күбрәк булачак, дигән сүз. Әлбәттә, моның өчен, алда әйтеп үткәнчә, квитанцияләрне безгә җибәрергә генә кирәк. 
 
Квитанцияләрне җибәрү өчен: 

  • ватсап номеры – 8 953 490 51 91,
  • электрон адрес – hezmat_dani@mail.ru,
  • почта адресы – Кукмара шәһәре, Октябрь урамы, 4.

 
Акциянең сроклары, призларның саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат – «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә. Акцияне оештыручы – «Хезмәт даны» («Трудовая слава») газетасы редакциясе. Акциянең сроклары – 01.04.2022 – 25.04.2022. Белешмәләр өчен телефон: 8(84364) 2-65-59. Реклама. 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk