Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанның Кукмара районыннан махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Илмир Кәшәпов турында әтисе: «Кечкенәдән куркуны белмәде»

Якташыбызны һәлак булганнан соң «Батырлык ордены» белән бүләкләделәр.

Махсус хәрби операция вакытында гомере өзелгән, һәлак булганнан соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән Зур Кукмара авылы егете, өлкән лейтенант Илмир Кәшәпов узган елның 2 сентябрендә Кукмараның Дан аллеясендә җирләнде. 

«Бер елга якын вакыт узса да, йөрәктәге яралар һич кенә дә төзәлерлек түгел. Илмир безнең көтеп алынган беренче балабыз иде. Кечкенәдән курку белмәс, туганчылыклы, шук, нечкә күңелле булып үсте, спортны яратты. Футбол, хоккей, баскетбол, тау чаңгысы... ул үзен сынамаган берәр спорт төре калдымы икән?! Барысына да өлгерәсе, матур итеп яшәп каласы килде аның. Хәрби юнәлешне сайлагач та каршы килмәдек, һәрчак теләктәшлек күрсәтергә, ярдәм итәргә тырыштык. Әмма көннәрдән беркөнне газиз балабызны югалтырбыз дип кем уйлаган?! 34 яшь, тормыштан ямь һәм тәм табып яшисе дә яшисе иде бит әле. Әмма без дигәнчә генә түгел, язмыш үзенчә хәл итә шул...» — ди әтисе Илсур абый.

Кукмара дүртенче урта мәктәбен тәмамлаган райондашыбыз Казан танк училищесында белем ала. Диплом алганнан соң, Мәскәү астында эшли, аннары Кукмара һәм Балтач районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлегендә инспектор вазыйфасында, Казандагы полициядә хезмәт куя.

«Илмир, биш ел элек килешү төзеп, Уссурийск шәһәрендәге хәрби частьларның берсенә хезмәткә киткән иде. Ул, танк ротасы командиры урынбасары буларак, хәрбиләрнең кораллануы, техника өчен җавап бирде. 1 июльдә алар Украина территориясенә керделәр. Үзләренең частьларыннан танклар алып килгәннәр иде. Чик кырында ватылганнарын төзәттеләр. Шуннан соң инде алгы сызыкка чыкканнар. Илмирның иптәшләренең күбесе яралана, хәтта аларның ул вакытта командирлары да зыян күргән була. Улым бар авырлыкны, взвод белән идарә итүне үз өстенә ала һәм, танкка утырып, ут эченә керә. Соңгы сөйләшүебез, газиз балабызның соңгы тапкыр тавышын ишетү 16 август көнне булды», — дип сүзен дәвам итә Илсур Шәрәфи улы.

Райондашыбыз ут эченнән берничә тапкыр исән-имин чыга, ә менә 19 августта алынган тән яраларыннан мәңгелеккә күзләрен йома. Бик авыр булса да, әти кеше улының батырлыкларын сөйләргә үзендә көч тапты:

«Разведкага баргач, боларның танкларын шартлаталар. Танк йөртүчесе контузия ала, Илмир белән аның иптәшләре, гомерләре бетмәгәч, исән кала. Аннары окопта ятканда болар башка җиргә күчәргә генә өлгерә, шул арада ул урынга бомба килеп төшә. Алдагы көннәрдә дә үзләренә билгеләнгән бурычны уңышлы гына үти алар. Тик менә, кызганыч, ничә тапкыр үлемнән калган улыбызны 19 август көнне әҗәл куып җитә. Илмир иптәшләре белән ягулык станциясенә туктаган була. Улым әкрен генә очып йөрүче коптерны күреп ала һәм хезмәттәшләренә ятарга куша. Алар танк астына иелергә өлгерә, ә Илмирга снарядның зур кыйпылчыгы эләгә. Бу турыда миңа аның белән бергә булган хезмәттәшләре сөйләде. Яралары исән калырлык булмый шул, көчле кан агудан балабызның гомере урында өзелә», — диде ул, яшь белән мөлдерәп тулган күзләрен читкә юнәлтеп. 

Иптәшләрен үлемнән саклап калып, әнә шулай үзе батырларча һәлак булган геройның каһарманлыгы гаиләсе, балалары, әти-әнисе һәм якыннары гына түгел, ә райондашлар күңелендә дә мәңге сакланыр.

Фото: Илсур Кәшәповның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар