Казаннан Кизнер, Шәмәрдән һәм Кукмарага электричка расписаниеләре 1 марттан үзгәрәчәк
Соңгы яңалыклар

Казаннан Кизнер, Шәмәрдән һәм Кукмарага электричка расписаниеләре 1 марттан үзгәрәчәк

Расписание техник сәбәпләр аркасында үзгәрә.

1 марттан 11 мартка кадәр 6925нче номерлы Кизнер — Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрә. Поезд 20:30 сәгатьтә кузгалачак, билгеләнгән пунктка 22:32 сәгатьтә киләчәк. Бу турыда  «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте  хәбәр итә.

2-12 мартта ике шәһәр яны поезды өчен түбәндәге хәрәкәт графигы билгеләнә:

6401нче номерлы Шәмәрдән — Казан поезды 4:18 сәгатьтә кузгалачак, 6:36 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6420нче номерлы Казан — Кукмара поезды 6:04 сәгатьтә кузгалачак, 8:57 сәгатьтә килеп җитәчәк.

 

фото: Марат Галиев


Нет комментариев