Идел буе федераль округында урам себерүчеләрнең хезмәт хакы арту теркәлгән.
Интернеттагы мәгълүматлар буенча, 2025 елның өченче кварталында эш бирүчеләр хезмәт хакы тәкъдимнәрен шактый арттырган.
Иң зур үсеш Казанда билгеләнгән, анда урам себерүченең уртача хезмәт хакы 44,4 мең сумга җиткән: бу узган ел күрсәткечләреннән 35 процентка күбрәк.
Арту кичке сменалар өчен өстәмә түләүләр һәм эш күләменең артуы белән бәйле.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев