Каенсар авылында Президентыбызның адашы яши
8 август санындагы “Хезмәт даны” газетасында районыбызда данлыклы исем-фамилияләргә ия булган шәхесләр турында хатлар көтәбез диелгән иде.
Безнең Каенсар авылында Рөстәм Миннеханов исемле яшүсмер егетебез үсеп килә. Ул – Энҗе һәм Эдуард Миннехановларның олы уллары. Аларның тагын Динә һәм Айсинә исемле ике кызлары бар. Рөстәм – бик акыллы, кечкенәдән эшкә уңган-булган егет. Ул Кукмарада 4ле һәм 5ле билгеләренә генә укый. Минем бу егеткә карата бернинди дә шигем юк: үсеп җиткәч, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов шикелле зур кеше булыр дип уйлыйм.
Раушания ӘСКӘРОВА, Каенсар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев