Юллар, клуб, су: Үзара салым программасы буенча Байлангарда нинди эшләр башкарылган
Халыктан барлыгы 850 мең сум үзара салым акчасы җыелган.
Әлеге җирлек Байлангар, Сазтамак һәм Нормабаш авылларын үз эченә ала. Территориядәге 360 хуҗалыкта 1044 кеше исәпләнә. Авылларда 17 яшькә кадәрге 190 бала, 284 пенсионер, эш яшендәге 609 кеше яши.
— Халыктан барлыгы 850 мең сум үзара салым акчасы җыелган иде. Дәүләттән финансланып кайтканнан соң, ул 4 миллион 250 мең сумны тәшкил итте, — ди авыл җирлеге башлыгы Илнар Кәримуллин. — Әлеге акчаларның бер генә тиене дә әрәм-шәрәм ителмичә, максатчан файдаланылды.
Байлангарда Сабантуй була торган урын төзекләндерелеп, бәйрәм оештырганда кирәк-яракларны кую, артистларга киенү-чишенү өчен беседкалар булдырылган. Фәхретдин Заһидуллин урамыннан мәктәп, балалар бакчасына илтә торган Совет урамы тыкрыгына вак таш түшәлеп, ут баганалары куелган. Әлеге эшләр 600 мең сумга төшкән. Шулай ук 408 мең сумга мәдәният йортына сәхнә пәрдәләре тектерелгән, 1 миллион 508 мең сумга тамашачылар залына урындыклар кайтарылган, 111 мең сумлык яңа музыкаль аппаратура алынган.
Сазтамак авылында да башкарылган эшләр шактый.
— Быел 200 мең сумга чишмәгә төшә торган юлга тимердән култыкса куелып, баскычлар эшләнде, зират коймасын тоту өчен 100 мең сумлык материал кайтарылды һәм авыл халкы көче белән эшләп куелды. Шулай ук авыл зиратына ике печән чабу җайланмасы алынды, — ди Илнар Фәрит улы.
— Сазтамак, Байлангар авылларында дүрт су башнясы чистартылып ремонтланды, Фәхретдин Заһидуллин урамында су трассасы төзекләндерелде. Болар өчен 291 мең 500 сум акча тотылды. 185 мең сумга өч су насосы алынды һәм янганнары урынына куелды.
Нормабаш авылы да программадан читтә калмаган. Биредә быел үзара салым акчалары хисабына клубның түбәсе алыштырылган, диварлары профнастил белән тышланган. Эшләр 406 мең сумны тәшкил иткән.
— Авыл халкы әлеге программаның уңайлылыгын, никадәр эш башкару мөмкин булуын яхшы аңлый. Әмма проблемалар да юк түгел. Шуның өчен алга таба да бердәмлек сорала, — ди җирлек башлыгы. — Җәй айларында Байлангар авылындагы Фәхретдин Заһидуллин урамының бер очына су начар килә.
Киләсе елда тупланган акчаларга башнядан аерым трасса сузарга планлаштырабыз. Яшьләр урамындагы су башнясын да яңартасы, мәдәният йортының территориясен төзекләндерәсе бар. Сазтамак авылына клуб, спорт мәйданчыгы кирәк. Нормабаш клубына ремонтны төгәлләүне шулай ук 2024 елга бурыч итеп куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев