Иртәгә көчле кар явуы һәм буран көтелә
Соңгы яңалыклар

Иртәгә көчле кар явуы һәм буран көтелә

Синоптиклар республика халкын бозлавык булуы һәм юллардагы кар көртләре турында кисәтә

Республика территориясендә һәм Казанда иртәгә иртән һәм көндез көчле кар явуы һәм буран көтелә, юлларда күз күреме начарлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар республика халкын бозлавык булуы һәм юллардагы кар көртләре турында кисәтә.

Җилнең тизлеге секундына 15тән 20 метрга кадәр җитәчәк.

Татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов


Нет комментариев