Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстанда бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Чараларда Татарстан Дәүләт Юрбюросы хезмәткәрләре, профильле министрлыклардан, федераль һәм күзәтчелек органнарыннан юристлар катнашачак.

Быел 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча тугыз төрле чара планлаштырылган. Барлык чаралар да «Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырыла дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

«Түләүсез юридик ярдәм сорап медицина реабилитациясе һәм инвалид балаларны шифаханә-курортта дәвалау һәм башка мәсьәләләр буенча махсуслаштырылган белем бирү оешмасына мөрәҗәгать итәр ала», — дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Чараларда Татарстан Дәүләт Юрбюросы хезмәткәрләре, профильле министрлыклардан, федераль һәм күзәтчелек органнарыннан юристлар катнашачак.

Чараларның тулы планы белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Планда барлык консультацияләрне үткәрү даталары, вакыты һәм урыннары турында белешмәләр, шулай ук өстәмә сораулар өчен контакт белешмәләре бирелгән.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2SDnjcsxDWo