Яр Чаллының батут үзәгендә 8 яшьлек кыз умыртка сөяген сындырган
Соңгы яңалыклар

Яр Чаллының батут үзәгендә 8 яшьлек кыз умыртка сөяген сындырган

Имгәнгән кыз хәзер дәвалану курсын уза.

Чаллыда 8 яшьлек кыз батут үзәгендә умыртка сөяген сындырган. Бу хакта Кама балалар медицина үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Кыз батутта сикергән вакытта инструктор карап торган. Сикергәннән соң аның аркасы авырта башлаган. Табиблар умыртка баганасында компрессион сыну диагнозы куйган.

«Батутта сикергәннән соң имгәнүләр — еш була торган күренеш: имгәнүләрдән алып сыну җәрәхәтләренә кадәр. Җитди җәрәхәтләрдән соң балаларны озак вакыт стационарда дәвалану һәм тернәкләнү көтә», — диде медицина үзәге табиб-травматологы Эльза Дәүләтова.

Хәзер имгәнгән кыз дәвалану курсын уза.

Быел Кама балалар медицина үзәге травмпунктына батутта сикергәннән соң 161 бала шикаять белән мөрәҗәгать иткән, диелә хәбәрдә.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев