Янил мәдәният йортына Габделфәрт Шәрәфиев исеме бирелде, һәм бу уңайдан истәлек тактасы куелды
Янил авылы мәдәният йортында Эльвира һәм Габделфәрт Шәрәфиевларны искә алу кичәсе үтте.
Бүген Янил авылында күркәм, җылы чара булды. Такта ачылышы тантанасында район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Вахит хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, Габделфәрт Шәрәфиевның кызы Гүзәл Габдуллина, Галиәсгар Камал исемендәге академия театры артистлары катнашты. Аннан соң Габделфәрт Шәрәфиев исемендәге мәдәният йортында Галиәсгар Камал исемендәге академия театры артистлары катнашында концерт — искә алу кичәсе үтте.
Татарстанның халык артисты Габделфәрт Шәрәфиев — безнең якташыбыз. Ул 1951 елда Янил авылында туып-үсә. 1973 елда Ленинградта театр институтын тәмамлый (татар студиясен) һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия тетрында эшли башлый. Иҗади эшчәнлеге чорында якташыбыз татар, рус һәм чит ил драматургларының төрле жанрлардагы спектакльләрендә 70тән артык роль башкара. Аның актерлык үзенчәлеген чагылдырган беренче рольләре: Мирсәй Әмирнең «Агыйдел»ендә — Рахманов, Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар»ында — Нургали, Карло Гольдониның «Бабьи сплетни»сында — Арлекин, Ризван Хәмиднең «Синең урыныңа кайттым»ында — Зәйтүн.
Якташыбыз 41 ел буе әлеге театрда эшләде. Ул искиткеч туган җанлы, эчкерсез, якты йөзле кеше иде. Шаян күңелле, беркайчан зарланганын ишетмәдек, һәрвакыт ярдәмчел иде, олпат гәүдәсе белән генә түгел, иҗат дәрте, ихласлыгы белән сәхнәне тутырып торды дип искә алалар аның турында хезмәттәшләре.
Туган! Аның һәркемгә яратып, үз итеп эндәшә торган сүзе иде ул.
Бүген «Туган»ның исеме мәңгелеккә туган ягына кайтты. Янил авылындагы мәдәният йортына Татарстанның атказанган артисты Габделфәрт Шәрәфиев исеме бирелде. Әлеге тантанага аның элеккеге хезмәттәшләре дә кайткан иде.
Мәдәният йортында үткән искә алу кичәсендә артист үзе һәм аның тормыш иптәше, театрда озак еллар тәрҗемәче булып эшләгән Эльвира ханым турында да җылы хатирәләр барланды.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев