Хисап чорында химик этиологиядәге кискен агулануның 89 очрагы теркәлгән.
Яңа ел бәйрәмнәрендә, 29 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, Татарстанда исерткеч һәм спиртлы эчемлекләр белән агулануның 12 очрагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә
Хисап чорында химик этиологиядәге кискен агулануның 89 очрагы теркәлгән. Химик агуланулар ирләрдә ешрак, хатын-кызларда сирәгрәк очрый.
Агулануларның күбесе 29 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр алкоголь куллану белән бәйле (38%). 5 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәрге чорга килгәндә, агуланулар даруларны дөрес кабул итмәү аркасында ешрак булган (55,5%). Калган очраклар башка сәбәпләр аркасында килеп чыккан.
Нет комментариев