Файдалы җәйге яллар: Кукмара районында балалар ничек итеп акча эшли
Хәзерге вакытта район территориясендә 37 бала хезмәт куя.
“Уку елы төгәлләнсә, эшкә урнашыр идем”. Заманасына күрә баласымы? Ләкин әлеге сүзләрне яшүсмерләрдән еш ишетергә туры. Шулай итеп, түземсезлек белән көтеп алган җәйге каникулларын алар ял итүгә түгел, ә акча эшләүгә, гаилә бюджетын тулыландыруга яисә үзләре теләгән гаджетлар, кием-салымнар алырга дип планлаштыра. Шулай да сүземне җәйге ял темасыннан башлыйсым килә.
Балаларның җәйге ялы мавыктыргыч һәм истә калырлык булырга тиеш, ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин да. Быел республикадан бирелгән квота нигезендә мәктәп яны лагерьларында барлыгы 1300 бала ял итә алачак. Моннан тыш, капиталь төзекләндерелгән “Нараткай” лагеренда балалар өчен 5 сменада: “Беренчеләр хәрәкәте”, “Экология”, “Халыклар дуслыгы”, “Патриотлык”, “Спорт” юнәлешләре буенча җәйге ял оештырыла. Узган ел Урта Комар мәктәбендә палаткалы лагерь эшләгән иде. Ата-аналардан күп кенә рәхмәт сүзләре килеп ирешкән. Шуңа күрә быел уңышлы тәҗрибәгә таянып, Олыяз урта мәктәбе базасында 10–17 яшьлек 300 балага исәпләнгән нәкъ шундый типтагы лагерь булачак. Биредә балаларның җәйге ялы өч юнәлештә: 23 июньнән 29 июньгә кадәр – патриотлык, 2 июльдән 8 июльгә кадәр – туризм, 11 июльдән 17 июльгә кадәр спорт юнәлешләрендә оештырылачак. Программада кызыклы мастер-класслар, экскурсияләр, ярышлар һәм актив уеннар каралган.
Бүгенге көндә мәктәп яны территорияләрендә универсаль спорт мәйданчылары бар дип сүзен дәвам итә Илфат Ильяс улы. Биредә волейбол, баскетбол, мини-футбол уйнау мөмкинлеге тудырылган. Балалар янәшәсендә алдан билгеләнгән график нигезендә физик тәрбия укытучылары да булачак, алар төрле уеннар да оештырачак.
Бүгенге көндә районыбызда балаларның җәйге ялын күңелле генә түгел, ә файдалы итеп үткәрү өчен дә мөмкинлекләр бар. Хәзерге вакытта 14–18 яшьтәге балаларны вакытлыча эш урыннары белән тәэмин итү юнәлешендә эш алып барыла. Район башлыгы Сергей Димитриев җәйнең өч ае дәвамында барлыгы 1500 бала эш белән тәэмин ителергә тиеш, дигән максат куйды. Оешма-предприятиеләргә квота бүленеп бирелгән. Эшкә урнашырга теләге булган яшүсмерләргә мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәктәп, үз чиратында, мәгълүматны район мәгариф идарәсенә тапшыра. Моннан тыш, район мәшгульлек үзәгенә дә гаризалар кабул ителә.
Балалар хезмәтенә килгәндә, оешма-предприятие җитәкчеләре тарафыннан барлык куркынычсызлык кагыйдәләре, инструктажлар үтәлергә тиеш була. Моннан тыш, яшүсмерләрне төнлә, ялларда һәм бәйрәм көннәрендә хезмәткә тартырга тыела.
– Хәзерге вакытта район территориясендә 37 бала хезмәт куя. Яңадан 78 кеше вакытлыча эшкә керергә теләк белдерде, июнь аеннан алар да эшкә керешәчәк. Районыбыз оешмаларында да вакансияләр бар. Балалар, яшь аермасына карап, көненә 4–7 сәгать эшли. Шул исәптән чыгып, аларга 22440 сум минималь хезмәт хакы түләнә”, – диде район мәшгульлек үзәге белгече Гөлназ Мостафина.
Кукмара 3нче урта мәктәбе укучылары арасында, акча эшләп, үз эшен ачарга теләүчеләр дә бар икән.
Мәрьям Сафина, Манзарас урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы:
– Мин 14 яшемнән бирле эшлим. Максатым – әти-әниләргә ярдәм итү һәм мөстәкыйль рәвештә үзем теләгән әйберләрне алу. Эш күнекмәләре миңа алга таба ярдәм генә итәчәк.
Язмамны яшүсмерләр арасында үткәргән сораштыруның йомгаклары белән төгәллисем килә. “Кайда эшлисең килә?” – дигән сораштыруда барлыгы 23 кеше катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Нинди эшкә дә риза, иң мөһиме: акчасы булсын – 2 кеше;
Сатучы – 5 кеше;
Йөк ташучы – 3 кеше;
Промоутер – 1 кеше;
Пешекче – 5 кеше;
Курьер – 7 кеше.
Бу ситуациядә шуңа игътибар иттем: яшүсмерләрнең эшләргә теләге зур, һәм алар максатларына ныклы адымнар белән атлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев