Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Беренчеләр хәрәкәте»: Кукмара районы яшьләре «Алга! Киттек!» форумында катнашты

Өч көн дәвамында активистлар төрле юнәлешләр буенча белем алдылар, экскурсияләрдә булдылар, очрашуларда катнаштылар.*

Казанда өч көнлек «Алга! Киттек!» форумы узды. Ул - Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренче зур чарасы. Анда республиканың барлык районнарыннан меңгә якын яшьләр җыелды. Алар арасында «Галактика» балалар иҗаты үзәгенең балалар хәрәкәте кураторы Гүзәл Шакирова җитәкчелегендә Кукмара районының 21 мәктәбеннән укучылар да бар иде.

undefined

«Форум кысаларында хәрәкәт катнашучылары өчен 13 юнәлеш буенча укыту һәм мастер-класслар, экскурсияләр, галимнәр, спортчылар, артистлар һәм башка эшлеклеләр белән очрашулар уздырылды. Бу форум – бер-берсе белән танышу, алар тормышка ашырырга теләгән яңа планнарны һәм проектларны билгеләү өчен искиткеч мөмкинлек бирде», - дип сөйләде балалар хәрәкәте кураторы Гүзәл Шакирова.
Форумда командалар үз районнарының визиткасын тәкъдим иттеләр, анда туган җирләренең төп үзенчәлекләре  турында сөйләделәр.

undefined

«Бу форумда катнаша алуыма бик шатмын. Безнең Кукмара турындагы видеоролик югары бәя алды. Мин "Медиа һәм коммуникация" юнәлешен сайладым. Хәрәкәт ярдәмендә алга таба миңа нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген аңладым. Киләчәктә мин үз тормышымны журналистика белән бәйләргә теләр идем», - дип уртаклашты форумда катнашучы, Кукмараның беренче гимназиясе укучысы Радик Минегалиев.

Форум барлык катнашучыларда күңелле тәэсирләр генә калдырмады, ә алга таба нинди һөнәр сайларга икәнлеген ачыкларга, киләчәккә планнар билгеләргә дә ярдәм итте.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев