Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Чит илгә балалар белән сәяхәт итәр өчен 20 гыйнвардан кагыйдәләр үзгәрә

Ата-аналарга үз балалары өчен чит ил паспортларын рәсмиләштерү турында алдан кайгырту сорала.

Бүгенге көннән балигъ булмаган россиялеләрнең чит илгә чыгуына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Электән гамәлдә булган кагыйдәләр буенча, россиялеләр башка илләргә чит ил паспорты буенча керә ала. Искәрмә булып биш ил тора иде: Абхазия, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Көньяк Осетия, анда Россия туристлары эчке паспортлар буенча, ә 14 яшьтән кечерәк балалар туу турындагы таныклык буенча керә ала иде.

20 гыйнвардан балигъ булган россиялеләр, шулай ук 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр элеккечә бу биш илгә эчке Россия паспорты буенча керә алачак. 14 яшькә кадәрге балалар бу республикаларга бары тик чит ил паспорты белән генә керә алачак, чөнки аларның кулларында Россия паспортлары юк.

Шуңа күрә әлеге биш илгә балалары белән ял итәргә барырга уйлаган ата-аналарга үз балалары өчен чит ил паспортларын рәсмиләштерү турында алдан кайгырту сорала.

Фото: Владимир Васильев/ «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев