Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бер-береңә хөрмәт, тигез мәхәббәт: Кукмарада яшәүче Әлфинур һәм Галиулла Гатиннар тимер туйларын билгеләп үтте

Әлфинур һәм Галиулла Гатиннар өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

Бүген Кукмарада яшәүче Әлфинур һәм Галиулла Гатиннар тимер туйларын – 65 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтте. Аларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

Бәхетле парны истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова һәм балалары, туганнары котлады. 

Әлфинур апа һәм Галиулла абый тумышлары белән икесе дә Кукмара районы Өлге авылыннан. Армия сафларыннан ялга кайткан егет, авылдашы Әлфинурга гашыйк була һәм 1959 елның июнь аенда яшь пар, Пычак авыл советында язылышып, яңа тормыш башлап җибәрәләр. 

-Землянкага килен булып төштем. Шул кечкенә генә  өйдә әти-әни, иремнең 6 туганы яшәдек. Әле шунда итек тә басалар иде. Шөкер, тату булдык, — дип искә ала Әлфинур апа.

Күпмедер яшәгәннән соң яшь гаилә чит җирләргә — Пермь якларына китә. Кизел шәһәрендә урнашып, шунда гомер итәләр. Ике ул, бер кызга гомер бирәләр. Гаилә башлыгы шахтада эшли, ә хуҗабикә йорт-җирне карый, балалар тәрбияли. Туган җирне берни дә алмаштыра алмый, диләр бит. Гатиннар гаиләсе кабат туган якларына юл тота. 

Шахтерлар шәһәрендә 10 ел яшәгәннән соң, алар кабат Кукмарага кайтып төпләнә. Галиулла абый ПМКда, соңрак мәктәптә столяр хезмәтен башкара. Әлфинур апа тугызынчы номерлы тегү фабрикасында эшләп, лаеклы ялга чыга. 

Бүгенге көндә алар бик бәхетле: 5 онык һәм 7 оныкчыкның кадерле дәү әнисе һәм дәү әтисе. Ике уллары шулай ук гаиләләре белән Кукмарада яши. Кызлары Әлфия гаиләсе белән Пермь шәһәрендә яшәсә дә, әти-әнисе янында еш кунак була. «Насыйп булса, без дә шушында кайтып төпләнербез әле», — ди ул, елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев