Балыклы авылы бөясенә аккошлар төшкән
Фото авторының сүзләренә караганда, авылда бөя моннан ике ел элек ясалган, ә аккошлар беренче тапкыр килгәннәр
Кичә Балыклы авылы халкы үзләре янындагы бөялә аккошлар күреп гаҗәпкә калганнар.

Инстаграм челтәрендәге фото авторының сүзләренә караганда, авылда бөя моннан ике ел элек ясалган, ә анда аккошлар беренче тапкыр төшкәннәр. “Беркөнне алар безнең тирәдән төркемнәре белән очып киттеләр, күрәсең, өчесе генә бөягә төшкән. Алар шундый зур һәм бик матур”, - дип яза ул. Билгеле булганча аккошлар чиста һәм тыныч су яраталар. Биредә алар озак торырлармы анысы билгесез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
 
                                                
                        
                     
Нет комментариев