Байлангар авылы мәдәният йорты җитәкчесе Минзәлия Әгълиуллина: «Мәдәният өлкәсендә эшләргә талант кирәк»
Булганнан бар да була. Байлангар авылы мәдәният йорты җитәкчесе Минзәлия ханым Әгълиуллина да үзе җырлый, үзе матур итеп сөйли, районда нинди генә чара булмасын, берсеннән дә читтә калмый.
«Мин тумышым белән Байлангардан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел күмәк хуҗалыкта эшләдем дә 1987 елда ул вакыттагы авыл Советы, хуҗалык җитәкчесенең үтенече белән авылыбыз мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә урнаштым. Тормышка чыгып, балам туганнан соң, бераз башка өлкәдә хезмәт куеп караган идем, күңел янәдән клубка алып кайтты. Шөкер, инде 27 ел күзгә күренми, үлчәүләрдә үлчәнми, тынгысыз, мәшәкатьле, әмма шулай да яраткан эшемнән ямь һәм тәм табып, авыл халкының ялларын файдалы һәм күңелле итеп уздыруга, төрле берләшмәләр эшчәнлеген алып баруга, яшь буынны тәрбияләүгә зур көч куйган көнем», - ди ул.
Минзәлия апа яшьтән сәхнәләрдә җырлап йөргән. Хәзер дә тавышы бик моңлы аның.
«Мәдәният өлкәсендә эшләргә талант та, талантларны таба да белү кирәк. Бу уңайдан мин эшли башлаган чорларда мәдәни тормышыбызны алга җибәрүдә авылыбыз халкының өлеше, тырышлыгы зур булды. Үзләренең эшләре никадәр тыгыз булса да, авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләр дә, мәктәп җитәкчесе дә, гармунын тотып, һәрчак сәхнәдә иде», - дип дәвам итә сүзен ул.
Колхоз җитәкчеләреннән күреп - эшчеләр, директор абыйларыннан күреп, укучылар сәхнәбезне үз итте.
Бүген инде шактый өлкән яшьтә булган остазларым да эш дәверендә мине үз кызларыдай якын күреп, акыллы киңәшләрен биреп, һәр эшемдә ярдәм итеп тордылар.
Мәдәният хезмәткәренең сүзләренә караганда, авылда яшьләр дә, өлкәннәр дә бик актив, кемдер оештырганны көтеп тормый, ә җиң сызганып үзләре тотына икән.
«Яшьләр катнашындагы берләшмәләрнең эше мәдәният йортының сәнгать җитәкчесенә йөкләнде. Ә менә мин үзем өлкәннәр белән “Ветераннар” клубын, “Ак калфак” оешмасының үзебезнең җирлектәге бүлекчәсен алып барам. Җыр-моңны үз итүче ханымнар, бергә җыелып, “Мирас” вокал төркеме оештырдык. Узган ел ансамбль белән Киров өлкәсе иҗтимагый үзәге үткәргән “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашып, беренче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдык. Шулай ук кызларыбыз район, төбәкара, республика күләмендә уздырылган мөнәҗәтләр әйтү, кул эшләре бәйгеләрендә дә призлы урыннар яулады. Авылда милли көрәш, хоккей, футбол турнирлары да һәрдаим үткәрелеп тора. Авыл көне – кичке Сабантуй да бик матур, оешкан төстә узды. Көрәшче егетләребез келәмдә көч сынашкан вакытта авылның талантлы яшьләре дә чыгыш ясап, үзләренең матур җырлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндереп, тамашачыларның күңелләренә җылылык, рухи азык өстәде», - ди Минзәлия апа.
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халык мәкале. Байлангар авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә буыннан-буынга килгән гореф-гадәт, йола-бәйрәмнәрне саклап, үткәнебез белән горурланып, киләчәккә якты өметләр баглап эшли. Минзәлия ханым сөйләвенчә, мәдәният учагында талантлы, иҗади яшьләр белән берлектә яңа проектлар да тормышка ашырыла, тәрбияви юнәлештәге чаралар да оештырыла.
«“Татар кызы”, “Татар егете” бәйге-тамашаларында ел саен матур чыгышлар ясыйбыз. Моннан берничә ел элек “Байлангар шаяннары” КВН командасы кызлары-егетләре белән районда җиңү яулап, хәтта республика этабына да чыккан идек. Анда катнашкан яшьләр инде үзләре әти-әни булды. Очрашып-күрешкәч: “Минзәлия апа, эх, ул вакытларны сагынабыз”, - диюләре йөрәккә сары май булып ята. Бу - тырышлыгыбыз юкка китмәгән дигән сүз. Бүгенге көндә мәдәният учагында төзекләндерү эшләре бара. Киләчәктә яңартылган бинада тагын да илһамланып хезмәт куярбыз дип ышанам», - дип сөйли ул.
Ялкынланып иҗат итү, сөенеп эшкә йөрү өчен, гаиләнең бөтенлеге, күңел тынычлыгы булу да мөһим.
«Тормыш иптәшем белән бер-беребезне аңлап гомер кичерәбез. Ул – минем уң кулым, ярдәмчем, таянычым. Ике ул тәрбияләп үстердек. Бүгенге көндә дүрт оныкның әби-бабасы булу, аларның да сәнгатькә-иҗатка тартылуларын күрү – безнең өчен иң олы бәхет», - ди Минзәлия Әгълиуллина.
Зөмәрә Җиһаншина, «Ак калфак» оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе:
Без Минзәлия ханым белән “Ак калфак”ның беренче көненнән бергә. Зәвыклы, кешелекле, ярдәмчел, йөзеннән бер дә елмаю китмәүче, аралашырга бик рәхәт, уңай энергетикалы мәдәният йорты җитәкчесе ул. Нинди генә йомыш белән мөрәҗәгать итсәң дә, каршы килгәне, яңалыклардан куркып калганы юк, булыр, эшләрбез, тырышырбыз, дип кенә тора. Конкурс-бәйгеләргә яхшылап әзерләнә, әдәбиятны үз итә, халкыбызның милли йөзен саклап калу юнәлешендә күп эшли, тәмле теле белән авыл халкының олысын-кечесен үзенә тарта белә. Шуның өчен дә яраталар, үз итәләр аны. Алга таба да эшендә, тормышында уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев