Һава шартлары бозылу сәбәпле, Теләче районында 57 сыер үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә кичке алтылар тирәсендә 112 бердәм номерына давылда сыер абзары түбәсеннән калайлар кубып төшүе турында хәбәр килгән. Бер табак калай электр үткәргеч линиясенә зыян салган.
Чыбыклар сыер абзарына төшкән. Ток сугудан 57 сыер үлгән.
Нет комментариев