Аш-Буҗи балалар бакчасы республика бәйгесендә җиңү яулады
500 мең сумлык грант бакчада тәрбияләнүче балаларны телләргә өйрәтү өчен кирәкле әсбаплар, методик кулланмалар һәм интерактив җиһаз алуга тотылачак.
Районыбызның Аш-Буҗи авылы балалар бакчасы коллективы, «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы — 2025» республика бәйгесендә катнашып, җиңү яулады һәм 500 мең сумлык грантка ия булды.
Авылда балалар бакчасы 1989 елдан эшли. Ә менә 2014 елда 50 урынлык яңа бина салына. Бүгенге көндә биредә ике төркемдә 47 бала белем-тәрбия ала. Мөдир Айгөл Галимҗанова сүзләренә караганда, сабыйлар Аш-Буҗидан гына түгел, Янсыбы, Күкшел авылларыннан һәм хәтта Кукмарадан да килә икән.
«Язмыш минем тормышны 2010 елдан балалар бакчасы белән бәйләде. Иң элек — Мәмәширдә, алга таба алты ел Күкшелдә мөдир вазыйфаларын башкардым. 2018 елда исә бирегә җитәкче итеп билгеләделәр, — ди Айгөл Фердинант кызы. — Коллектив бик тырыш, бердәм, кызларның кайсын гына алма, һәммәсе — үз эшләренең осталары. Конкурс-бәйгеләрдә катнашу, призлы урыннар алу, район күләмендә, методик берләшмәләр өчен семинарлар уздыру да — педагог, әти-әни һәм бакчада тәрбияләнүчеләрнең уртак тырышлыгы. Район мәгариф идарәсе «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика бәйгесендә катнашу өчен безнең бакчаны сайлап алгач, бераз куркып та калган идек. Әмма җиң сызганып эшкә керешкәч, борчылуның юкка булганын аңладык, үзебез дә кызыксынып китеп, рәхәтләнеп «кайнаштык». Әти-әниләрнең: «Нәрсә эшлик, ничек булышыйк», — дип өзгәләнүләре аеруча да йөрәккә сары май булып ятты».

Бакча коллективы бер елдан артык эшли торган «Авылның бүгенгесе һәм киләчәге» дигән зур проект әзерли. Ул авыл тарихы, һөнәрчеләр турында мәгълүмат биргән, ватанпәрвәрлек темасын чагылдырган кечкенә проектларны да үз эченә ала.
«Көндәшләр бик көчле, яхшы хәзерлекле иде. Әмма безнең проект та аларныкыннан калышмады, югары баллга ия булды. Махсус эксперт комиссиясе бакча эшчәнлеген күптөрле күрсәткечләр буенча бәяләде: балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтү, сөйләм телен үстерү буенча башкарылган хезмәтләр, укыту-тәрбия алымнары, әти-әниләр белән эш — берсе дә игътибардан читтә калмады, — ди мөдир Айгөл Галимҗанова. — Быел грант алуга республикадан 35 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе гариза биргән булган. Сайлап алу йомгаклары буенча җиңүчеләр арасында без дә бар идек. Бу — барыбыз өчен дә зур горурлык. Әлеге 500 мең сумлык грант бакчада тәрбияләнүче балаларны телләргә өйрәтү өчен кирәкле әсбаплар, методик кулланмалар һәм интерактив җиһаз алуга тотылачак».
Шушы көннәрдә без дә, балалар бакчасында булып, тәрбиячеләр белән аралашып, мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче малайларның һәм кызларның татар, рус телләрендә камил сөйләшүенә сокланып кайттык. Биредә атнага бер тапкыр «Рус теленә өйрәтү көне» дә уза икән. Ул көнне балалар да, тәрбияче һәм хәтта әти-әниләр дә бары тик рус телендә генә аралаша.
«Быел бакчада «Гаилә театры» булдырдык. Проект буенча, иң элек үзебез, аннары әти-әниләр әкиятләр театральләштерде. Тамашалар ике телдә барды. Балалар һәр чыгышны аңлап, яратып карады», — ди бакча мөдире.

Сабыйларга өч тәрбияче: Фирдания Абдуллина, Рузия Фатыйхова, Гөлназ Тимеровалар белем-тәрбия бирә. Алар балалар белән берлектә татар һәм рус телләрендә бик матур дәрес үрнәкләре күрсәттеләр.
«Мин 2003 елдан бакчада тәрбияче булып эшлим. Үз хезмәтемне яратып башкарам. Татар һәм рус телләрен белү, иркен аралашу — заман таләбе. Шуның өчен безнең бакчада балаларны икетеллелек мохитендә тәрбияләүгә зур игътибар бирелә, — ди Рузия Фатыйхова. — Балаларның туган телләре — татар теле. Телгә, татар моңы, җырларына мәхәббәт уяту, халкыбызның милли рух, гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендә күп эшләнә. Шөкер, сабыйларыбыз рус телен яхшы белә. Моңа без "Рус теле көне"ндә дә инанабыз. Алар, бакчадагы шөгыльләрдән тыш, кәрәзле телефон, телевизордан мультфильмнар карап та, телне тиз ота. Шуның өчен дәресләр үткәргән, төрле чаралар оештырган вакытта тел белән бәйле киртәләр булганы юк, балалар теманы җиңел үзләштерәләр, шигырьләр, җырлар өйрәнәләр, уеннарда катнашалар. Бу юнәлештә алга таба да эшне дәвам итәчәкбез.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев