Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Әни, мин анда кирәк, син үзеңне сакла!»: райондашыбыз килешү төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә

Геройны туган якта аның әнисе, тормыш иптәше, ике кызы, сеңлесе, туганнары һәм якыннары көтә.

«Гранит» позывнойлы райондашыбыз, узган елның 26 июлендә килешү төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә.

Геройны туган якта аның әнисе, тормыш иптәше, ике кызы, сеңлесе, туганнары һәм якыннары көтә.

«Бүгенгедәй хәтердә: унберенче сыйныфта укыганда аларны район хәрби комиссариатына чакырдылар. Иптәш малае белән тиешле вакытта барды бу. Кайткач: „Әни, мин хәрби булачакмын“, — дип, безне шаккатырмасынмы. „Балам, ни әйтүең бу, безнең нәселдә хәрбиләр бөтенләй юк бит“, — дип сөйләнүемне колагына да элмәде. Чөнки ул вакытта ук карары нык иде инде. Мәктәптәге имтиханнарын тапшырып, кулына документ алгач, Курган хәрби-политик авиация училищесына укырга керде. Аннары күп еллар Приморье краеның Уссурийск шәһәрендәге хәрби частьта хезмәт итте. 2012 елда әтисе авырый башлагач, авылга чакырып кайтардык. Өч ел районның „Кукмара“ юл төзелеш-ремонт участогында эшләде, соңыннан „Мастер и камень Индустрия“ заводына урнашты. Махсус хәрби операция зонасына да шуннан китте», — дип сөйләде әнисе Гүзәл ханым (исеме үзгәртелде). 

Үзенең килешү төзүе турында якыннарының берсенә дә сиздерми ул. «Хәрби стажым тулырга өч кенә ел калды. Кемерово өлкәсенә хәрби частька эшкә чакыралар, шунда барам», — ди. 

«Шалтыратышып тордык. „Барып урнаштым, бар да яхшы, тиздән өйрәнүләргә җибәрәләр“, — дигәч тә аны-моны уйламадым. Ул чагында инде берничә тапкыр алгы сызыкка кергән булганнар. Балалар улымның махсус хәрби операция зонасында икәнен соңыннан белгәннәр үзе, аннары миңа да әйтми булдыра алмадылар. Хәбәргә чыккан саен: „Әни, борчылма. Бар да яхшы, мин анда кирәк, син үзеңне сакла“, — дип тынычландыра. Февраль аенда чираттагы ялына кайткан иде. Күпме генә сораштырсам да, бер тапкыр зарланмады. Янымда килен, ике онык бар, Кукмарадагы кызым да балалары белән һәрдаим кайтып тора, Сургутта яшәүче кызым исә гел шалтыратып хәлемне белә. Мал-туар, кош-корт арасында йөреп, бакчада эшләп, бераз онытылам, күңелемне тынычландырам», — ди әнисе.

Без килгәндә, әни кеше видеоэлемтә аша улы белән сөйләшә иде. Райондашыбыз белән мин дә тиз генә берничә сүз алышып, хәл-әхвәл белештем.

«Монда хәлләр ничек булсын инде, бик әйбәт, сезнең хәер-догада. Күп калмады, тиздән җиңәбез дә өйгә кайтабыз», — диде ул.

«Гранит» позывнойлы хәрбинең бертуган сеңлесенең тормыш иптәше дә махсус хәрби операция зонасында. Аның позывное — «Гильза». 

«Ирем мобилизациянең икенче дулкыны белән китте. Бүгенге көндә алар икесе дә абый белән бергә илебез тынычлыгын саклый. Ярый әле кәрәзле телефоннар бар, шалтырата алмасалар, җайлары чыкканда язып булса да җибәрәләр. Минем ике яктан да бабаларым Бөек Ватан сугышы ветераннары иде. „Аларның гаиләләре билгесезлек эчендә ничек яшәде икән?“ — дим. Шулкадәр түзем булганнар бит. Әниебез дә бик ипле, сабыр. Дүрт яшьлек улын, аннары әтиебезне югалтты ул. Хәзер абый, кияве өчен догалар укып, теләкләр теләп яши. Мин әбиләрем, әнием үрнәгендә нык булырга тиеш, елап утырырга хакым юк. Абый электән китап укырга яратты. Бик аралашучан, киң күңелле, ярдәмчел ул. Аның белән теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшеп була. Тарихны да яхшы белә, уен-көлкегә дә оста. Безнең яшь аермасы — 10 ел. Әнинең сөйләве буенча, абый беренче сыйныфтан көтү көткән, кечкенәдән бәрәңге басуында, ындырда тырышып эшләгән. Нык холыклы, чын хәрби ул. Теләгем шул: абый да, тормыш иптәшем дә, башка егетләр дә исән-сау булсыннар!», — ди Гөлнара (исеме үзгәртелде).

Хәрбинең пар канаты да безнең районнан. Аларның 5 һәм 6 яшьлек ике кызлары бар.

«Ирем белән 2016 елда таныштык. Бераз очрашып йөрдек тә тормыш кордык, бер-бер артлы балаларыбыз дөньяга килде. Гаилә җанлы, игътибарлы, безнең барыбыз өчен дә нык терәк ул. Махсус хәрби операция зонасына китәсен миннән дә яшерде. „Ни өчен алдан ук әйтмәдең?“ — дигәч, „Елак бит син“, — дип көлде. Шөкер, хәбәрләшеп торабыз. Иремнең, әтиебезнең тизрәк кайтуын көтәбез. Ул — безнең Герой!» — ди хатыны Регина (исеме үзгәртелде). 

Райондашыбыз махсус хәрби операция зонасында өлкән лейтенант хәрби дәрәҗәсеннән капитанга күтәрелгән. Бүгенге көндә ул артиллерия буенча батальон командиры ярдәмчесе вазыйфасын башкара.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев