Вакыт безне ваксытмады бугай
Вакыт безне ваксытмады бугай, Ачыкканда бирде икмәген. Елмайтты да, елатты да еллар, Тик барыбер елак итмәде. Вакыт безне ваксытмады бугай, Күшеккәндә бирде чикмәнен. Какса - какты, сукса - сукты еллар, Тик барыбер сукбай итмәде. Вакыт алай ваксытмады бугай, Иманага бирде Даланы. Еллар безне иманасыз итте, Тик имансыз итә алмады. Вакыт...
Вакыт безне ваксытмады бугай,
Ачыкканда бирде икмәген.
Елмайтты да, елатты да еллар,
Тик барыбер елак итмәде.
Вакыт безне ваксытмады бугай,
Күшеккәндә бирде чикмәнен.
Какса - какты, сукса - сукты еллар,
Тик барыбер сукбай итмәде.
Вакыт алай ваксытмады бугай,
Иманага бирде Даланы.
Еллар безне иманасыз итте,
Тик имансыз итә алмады.
Вакыт безне ваксытмады бугай...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев