Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Уйда яшәү (шигърият)

Тәрәз каршысына басам да мин, Кулларымны каш өстенә куям. Йөрмим чыгып. Аннан кемгә файда?! Яшим уйда. Аннан кемгә зыян?! Яшибездер инде барыбыз да, Башкалардан гамәл өмет итеп, Убылганда җире милләтемнең Соңгы өметләргә утлар төртеп. Көрәшләрнең сүнгән утларыннан, Әйдаманнар инде егылганнан, Күңел боек безнең... Килде илгә Көрәшчеләр кирәк түгел заман! Тәрәз...

Тәрәз каршысына басам да мин,

Кулларымны каш өстенә куям.

Йөрмим чыгып. Аннан кемгә файда?!

Яшим уйда. Аннан кемгә зыян?!

Яшибездер инде барыбыз да,

Башкалардан гамәл өмет итеп,

Убылганда җире милләтемнең

Соңгы өметләргә утлар төртеп.

Көрәшләрнең сүнгән утларыннан,

Әйдаманнар инде егылганнан,

Күңел боек безнең... Килде илгә

Көрәшчеләр кирәк түгел заман!

Тәрәз аша илгә багучының

Дөньясы да тәрәз киңлегендә...

Шул яшәүгә риза булдыңмыни,

Дип зәһәрле сорый йөрәк, син дә?!

А юк, димен, ырмавына сугам,

Тәрәзәнең зеңли пыяласы.

Бөтен халык тезен чүккәндә дә,

Текә тотып башны син каласы!

Үзгәрешләр көтеп, читтә генә

Яшәүләрнең җаен алма, шагыйрь!

Качма яулык асларына, ханым!

Көрәш мәйданында бул син яугир.

Кистән тотып, палач килгәндә дә,

Башыңны дип шунда син саласы,

Шигъри сүзең белән ыргыласы,

Соң минутка тикле син янасы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев