“САЛАВАТ КҮПЕР”нә - 50 ел
Шигърият

“САЛАВАТ КҮПЕР”нә - 50 ел

"Салават күпере" әдәби берләшмәсе юбилеена багышлыйм. Төрле төсләрне балкыткан Салават күпере син. Бик күпләрнең канатланган Илһамлы күңеле син. Җанга рәхәт бирә торган Көмеш сулы чишмә син. Синнән башлана елгалар, Гел челтерә, кипмә син. Матур киләчәк юраган Яшьлегем - юл башым син. Яшьлек дәртен, гомер моңын Сыйдырган юлдашым син. Котлы булсын...

"Салават күпере" әдәби берләшмәсе юбилеена багышлыйм.

Төрле төсләрне балкыткан

Салават күпере син.

Бик күпләрнең канатланган

Илһамлы күңеле син.

Җанга рәхәт бирә торган

Көмеш сулы чишмә син.

Синнән башлана елгалар,

Гел челтерә, кипмә син.

Матур киләчәк юраган

Яшьлегем - юл башым син.

Яшьлек дәртен, гомер моңын

Сыйдырган юлдашым син.

Котлы булсын туган көнең,

Балкы яңа төс белән.

Шигырьләрдән букет тезеп

Сине котларга киләм.

Наилә СӘГЬДИЕВА, 1987 ел


Нет комментариев