Ап-ак бәхетем бугай син
Причалыма туктадың син Күтәреп ак җилкәнең. Бәхетемне эзли идем, Әллә синме көткәнем? Килдеңме шатлык, сафлыкка Төрергә иртәләрем? ...Тик син беренчесе түгел Тукталган җилкәннәрнең. Алсу җилкәннәр дә булды, Күз явын алыр булып. Сары җилкәннәр дә узды Сагышка салыр булып. Көткәнем түгел иделәр, Озаттым иртә-таңнар. Диңгездән күземне алмый, Бәхетем көттем һаман. ...Ә...
Причалыма туктадың син
Күтәреп ак җилкәнең.
Бәхетемне эзли идем,
Әллә синме көткәнем?
Килдеңме шатлык, сафлыкка
Төрергә иртәләрем?
...Тик син беренчесе түгел
Тукталган җилкәннәрнең.
Алсу җилкәннәр дә булды,
Күз явын алыр булып.
Сары җилкәннәр дә узды
Сагышка салыр булып.
Көткәнем түгел иделәр,
Озаттым иртә-таңнар.
Диңгездән күземне алмый,
Бәхетем көттем һаман.
...Ә бүген син килдең менә
Күтәреп ак җилкәнең.
Ап-ак бәхетем бугай син,
Гомер буе көткәнем.
1970
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев