Кукмарада Казан кешесен мошенниклык өчен хөкем итәчәкләр
Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды, зыянны тулы күләмдә каплады.
Кукмара районы прокуратурасы 39 яшьлек Казанда яшәүчегә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 159нчы маддәсенең 1нче өлеше (мошенниклык — алдау юлы белән яки кешенең ышанычына кереп, башканың милкен урлау) буенча гаепләнә.
Эш материаллары буенча, 24-25 июль көннәрендә хатын-кыз интернет челтәрендә киң таралган микрокредит компаниясенең рәсми сайты аша онлайн гариза бирә дә якын туганының паспорт һәм башка мәгълүматлары ярдәмендә алдау юлы белән кулланучы кредитын рәсмиләштерә. Аннары ул әлеге акчаларны үзе теләгәнчә тотып бетерә.
Гомуми зыян 10 мең сумны тәшкил итә.
Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды, зыянны тулы күләмдә каплады.
Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.
Фото: ИА «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев