Куркынычсызлык техникасының үтәлешен тикшерү оештырылган.
Кукмара районының Зур Сәрдек авылында 32 яшьлек эшче түбәдән бетонга егылып төшеп һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, якынча мәгълүматлар буенча, эшче бүген «Восток Агро» фирмасының түбәсен кардан чистарткан. Кайсыдыр мизгелдә ул таеп киткән һәм бетон мәйданчыкка егылып төшкән. Урынга Кукмара районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Линар Әскәров килгән.
Куркынычсызлык техникасының үтәлешен тикшерү оештырылган. Аның барышын прокуратура контрольгә алган.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев