Кукмара районында Киров өлкәсе кешесен хөкем итәчәкләр
Ир-ат кылган җинаятендә гаепле дип табылды һәм аңа мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнде.
Район прокуратурасы Киров өлкәсендә туган 47 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул чит кешенең мөлкәтен яшерен рәвештә урлауда гаепләнә.
Эш материаллары буенча, 2025 елның 9 ноябрендә 10.30–10.45 сәгатьләр аралыгында ир-ат балалар кибетенә керә. Гамәлләрен беркем дә күрмәвенә инангач, башта кием астына өч йомшак уенчык яшерә, аннары икенче бүлеккә күчеп, пакетына кызлар пальтосы сала. Шуннан соң ул җинаять урыныннан кача.
Гомуми зыян 3476 сум 75 тиен тәшкил иткән. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды һәм китерелгән зыянны тулы күләмдә каплады. Җинаять эше район җәмәгать судьясы тарафыннан каралды.
Ир-ат кылган җинаятендә гаепле дип табылды һәм аңа мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнде.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев