Кукмарада рейд вакытында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагын ачыклаган
Шәһәрдә «Тоннель» операциясе узды.
14 гыйнварда 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Магистраль урамында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясен үткәрделәр. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган. Алар арасында дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү — 7, куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу — 4, диагностик картасыз транспорт чарасы белән идарә итү — 2, җәяүле тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу — 1.
Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев