Яңалыклар
-
Кукмарада чишмәләр саны тагын бергә артты
Яңа чишмәне «Бакыр чишмәсе» дип атаганнар.
-
Кукмара үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша
Район үзәк дәваханәсе баш табибының хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Илназ Кәримовның сүзләренә караганда, бүгенге көндә 95 процент эш башкарылган инде.
-
«СалаваTik»лар укытучыларга җырлы бүләк әзерләде
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырының видеосы чыкты.
-
Түз йөрәгем (хикәя)
Азаты үләр алдыннан Галияттәй бик тә сәер төш күргән иде. Самавыр куйды, ул эреде. Аннан соң зур ак айгыр Азатының күкрәгенә басты. Ак атны газраил, диләр бит.
-
29 ел гомерен балалар укытуга багышлаган Айсылу Баһавиева: Укучылар белән эшләү өчен яңалыкка омтылырга кирәк
Тормышындагы кискен борылыш Айсылу Баһавиеваны Манзарас мәктәбенә алып килә.
-
Район башлыгы Сергей Димитриев Укытучылар көне белән котлады
Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим, олуг хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм, диелә котлауда.
-
Кукмара районында эвакуация үткәрү буенча тренировка узды
Өйрәнүләргә кабул итү эвакуация пунктлары җитәкчеләре, янгын сүндерү-коткару часте, район эчке эшләр бүлеге, сәламәтлек саклау вәкилләре җәлеп ителде.
-
Кукмара районында рейд вакытында дәүләт автоинспекторлары исереклек билгеләре булган ике машина йөртүчене ачыклаган
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 15 очрагы теркәлгән.
-
Кукмарада чираттагы «Тоннель» операциясе үтәчәк
Барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш ителә.
-
Байлангардан Гөлчәчәк Доминова 30 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган
Гөлчәчәк ханымның күпкырлы хезмәте, нәтиҗәле эше өчен бихисап Мактау кәгазьләре белән бүләкләнүе дә балаларга карата мәхәббәте һәм мөнәсәбәте, тормышта дөрес һөнәр сайлавы хакында сөйли.
-
Яңа Чәбия авылында яшәүче Әсхәдулла Әсәдуллин: Диванда кырын ятып тормыш бармый ул, хәрәкәтләнергә кирәк
Барлык авыру да борчылудан, үз-үзеңне «ашау»дан килеп чыга. Кеше белән сөйләшмичә йөрү, тәкәбберлек — йөрәкнең дошманы, ди ул.
-
Шәһәрнең Тимер юл урамында «Социаль ипотека» программасы буенча 24 фатирлы йорт төзелә
24 фатирлы бу йорт — быел районда әле беренчесе.
-
Кукмарада 100 яшьлек өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар
Өлкәннәр көне уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесе, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Кукмарадан 102 яшьлек Хәнифә Минһаҗева, Березняктан 100 яшьлек Фәһимә Зәйнәгыевалар янында булып, аларны бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.
-
Шамил Садыйков «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең туган көне белән котлады
Республиканың зур медиа-командасы көн саен яңалыклар әзерли һәм аларны кыска вакыт эчендә максатчан аудиториягә җиткерә, диелә котлауда.
-
Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» коллективын медиахолдингның туган көне белән котлады
«Татмедиа» берләшмәсендә сүз осталары һәм IT-белгечләр, полиграфия һәм нәшрият эше хезмәткәрләре, шулай ук әлеге зур машинаның өзлексез эшләвен тәэмин итүче башкалар бар, диелә котлауда.